«Казан» халыкара ат спорты комплексында милли мәдәниятләр һәм атчылык традицияләре фестивале узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина катнашты.
Чара программасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм Россия Федерациясе округларыннан күпмилләтле көнкүреш үрнәкләре презентациясе белән мультимәдәни «Күргәзмә-ярминкә», балалар рәсемнәре, фотосурәтләр күргәзмәсе һәм милли татар ризыкларын дегустацияләү-сату, мастер-класслар, шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырыла.
Чара программасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм Россия Федерациясе округларыннан милләтләрнең көнкүреш үзенчәлеге үрнәкләре белән мультимәдәни «Күргәзмә-ярминкә» булды. Атлар сурәтләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе, шулай ук фотографияләр күргәзмәсе узды.
Яшь кунаклар өчен балчыктан «Луганск уенчыгы»н ясау буенча мастер-класс узды. Моннан тыш, Луганскидан декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать буенча халык остасы белән бергә балалар атларның балчыктан ясалган сыннарыфн буядылар.
Өлкәнрәк кунаклар өчен иң оригиналь хатын-кызлар, балалар эшләпәсенә һәм джентельмен эшләпәсенә конкурс узды.
Сәламләү сүзе белән Галина Сафина чыгыш ясады, ул чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Казанда милли мәдәниятләр һәм атчылык традицияләре фестивалендә катнашуына шат булуын билгеләп үтте.
“Сезнең күбегез үз гомерләрен затлы хайваннарга - атларга багышлаган һәм илебезнең атчылык үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Бу тармак Россиядә зур байлык булып тора”, - дип ассызыклады ул.
Аннан соң Ленар Гарипов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. “Бүген без атлар катнашындагы чараларның яңа форматын күрәбез: бу – безнең милли мәдәниятләребезне һәм иксез-чиксез илебезнең традицияләрен берләштерә торган фестиваль. Казан бу фестивальнең хуҗасы булуына шатмын, аның фәлсәфәсе дуслыкта, мәхәббәт һәм матурлыкта чагыла. Безнең шәһәр, тулаем Татарстан кебек үк, бу компонентларны бик төгәл чагылдыра – ул һәркемне сыендыра, матур һәм андагы барлык милләт халкы дус-тату яши. Һәм бу без шуның белән көчле”, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Беренче фестиваль Мәскәүнең Үзәк ипподромында узды һәм бөтен Россия буенча кызыксыну уятты - 8 федераль округ финалда катнашу өчен үзләренең рәсми вәкилләрен һәм амбассадорларын җибәрде. Иҗат коллективлары составында 100дән артык кеше атлар катнашында милли мәдәнияткә багышланган номерлар күрсәтте.
Күп гасырлар буе безнең белән янәшәдә булган шул матур хайванга мәхәббәт бәйрәмнең төп темасы булып тора, дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Ленар Гарипов шулай ук 24 июльдә Казанда Татарстаннан Алтайга кадәр татар токымлы атларда Ат чабышы башлануын әйтеп узды. Маршрут Россия Федерациясенең 9 төбәгендәге 56 торак пункт аша уза. Ат чабышын 2023 елның 25 августында Катунь елгасы ярында урнашкан “Алтай - Евразия йөрәге” истәлек билгесе янында тәмамлау планлаштырылган. Әлеге ядкарьне Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев бүләк иткән.
Аннары министр урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга уңышлар һәм фестиваль кунакларына күтәренке кәеф теләде.
Тантаналы өлештән соң Россия Федерациясе Федераль округларыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Чараны йомгаклап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина белән берлектә Урал федераль округына, Көньяк федераль округка, Себер федераль округына, Төньяк-Көнбатыш федераль округына, Төньяк Кавказ федераль округына һәм Үзәк федераль округка истәлекле дипломнар һәм символик призлар тапшырдылар.
Шулай ук Идел буе федераль округыннан, Ерак Көнчыгыш федераль округтан һәм Луганск Халык Республикасыннан иҗат коллективларына истәлекле дипломнар һәм 500 мең сумга сертификатлар тапшырылды.