Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә

2023 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елның 1,2 кварталында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга 2023 елда федераль бюджеттан финанслашу белән  субсидия бирү буенча   сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.


Документлар 31 июльдән 14 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36   йорт, 3  кат, 307  кабинет. 
Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе - җомга – 8:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес: 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Электрон адрес: Ruslan.Hafizov@tatarstan.ru.
Элемтә телефоны: (843) 221 76 85. 


Министрлык тарафыннан расланган документларны бирү тәртибе, формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча  бастырылган һәм сайлап алу нәтиҗәләре дә шунда  ук     күрсәтелә: 


 https://agro.tatarstan.ru/selskohozyaystvennim-potrebitelskim-kooperativam.htm
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International