Лаеш районында «Кошчылык көне» узды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасында «Кошчылык көне»нә багышланган кошчылык тармагы хезмәт ветераннарының очрашуы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. Чарада шулай ук Лаеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов, кошчылык предприятиеләре вәкилләре, тармак ветераннары катнашты.


Сәламләү сүзе белән Гелүс Баязитов чыгыш ясады. 


“Кошчылык тармагындагы нәтиҗәләр, беренче чиратта, агросәнәгать комплексы ветераннарының казанышы”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.


 Ул шулай ук, бүгенге көндә республикада 19 млн. баштан артык кош-корт  исәпләнә, дип билгеләп  үтте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары  тарафыннан 110 мең тонна ит һәм 646 млн.йомырка җитештерелгән, үсеш узган  елга караганда  5%ка артыграк.  


Кошчылык өлкәсендә «Яратель» һәм «Державинский» кошчылык фабрикалары  яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.


Аннары сәламләү сүзе белән Марс Алиев чыгыш ясады.


 “Мин шундый күренекле шәхесләр белән эшләвем белән горурланам. Без ел саен очрашабыз,  бер-беребезне котлыйбыз һәм бер-беребезгә уңышлар, сәламәтлек телибез, мин моңа  бик  шат”, - дип ассызыклады ул.


Шулай ук «Державинский» кошчылык фабрикасы генераль директоры урынбасары Олег Андреев чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм озак еллар актив гомер теләде. 


Чара ахырында Гелүс Баязитов агросәнәгать комплексы ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды, ә Марс Алиев Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының Ветераннар советы исеменнән «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән  күкрәк билгесе белән бүләкләде.


 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International