Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак

2023 елның 28 июле, җомга

2023 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча уникаль «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак. Аны Атчылыкны үстерү ассоциациясе оештыра. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак.


Чара программасында авыл хуҗалыгы продукциясе  һәм Россия Федерациясе округларыннан күпмилләтле көнкүреш үрнәкләре презентациясе белән   мультимәдәни «Күргәзмә-ярминкә», балалар рәсемнәре, фотосурәтләр күргәзмәсе һәм милли татар ризыкларын дегустацияләү-сату, мастер-класслар, шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырыла.


Атлар чабышы юлында татар токымлы атлар ярышачак. Шулай ук Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар командасы белән Екатеринбургтан  турыдан-туры элемтә булдыру  көтелә.


Чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International