Питрәч авылы наратлыгында җиденче тапкыр “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов катнашты.
“Быел фестиваль Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде, шуңа күрә без биредә Питрәч районы территориясендә яшәүче халыкларның милли төсмерләренә басым ясалган булуын күрдек. Быел без фестиваль кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән киң колачлы илебезнең барлык районнарында уздырыла торган «Спорт җире» Бөтенроссия марафонының төбәк этабын кабул итәбез”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.
Фестиваль кунакларын осталарның һәм кәсепчеләрнең бәйрәм ярминкәсе каршы алды. Ярминкәдә агачтан, тиредән, табигый ташлардан эшләнгән әйберләр, интерьер бизәкләре һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкин иде.
Бәйрәмгә килгән һәркемне мәйданчыкларның күп булу һәм тәкъдим ителгән күңел ачу чараларының төрлелеге гаҗәпләндерде. Биредә казлар, әтәчләр һәм башка кошларны күрергә мөмкин иде. Халык кәсепләре зонасында сувенир продукциясе әзерләү буенча мастер-классларда катнашырга, фестиваль тематикасы буенча төрле ризыкларны татып карарга мөмкин иде. «Таба йөгерешләре» конкурсы, Питрәч районы тарихын белүчеләр өчен мавыктыргыч викторина, халык уеннары уздырылды.
Кунаклар көч экстримы буенча “Батырлар ярышы” («Богатырские забавы») Республика чемпионатын зур кызыксыну белән карадылар. Көч экстримына Татарстанның 8 районыннан - Нурлат, Спас, Кукмара, Буа, Питрәч, Теләче, Менделеевск, Апас районнарыннан иң көчле егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Экстримда Теләче районы җиңүче булды.
Фестивальдә шулай ук Трактор тарту буенча чемпионат узды. Монда Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән 18 яшьлек Салават Фәсхетдинов җиңүче булды, ул тракторны 2 метр 47 сантиметрга кадәр тарта алды.