Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар Пермь краена барып җиттеләр

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов эш сәфәре  белән Пермь краеның Чернушка шәһәренә килде. Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар  да  шунда  килеп җиткән иде.  


Ул атлар төн кунган  конюшнада булды һәм команда белән аралашты. 


Аннары шәһәр администрациясендә Пермь краеның агросәнәгать комплексы министры Павел Носков белән очрашу узды. Гелүс Баязитов Татарстанның агросәнәгать комплексы  турында һәм татар токымлы атларның сыйфатлары  турында сөйләде.


Бүген шулай ук ат спорты мәктәбендә җирле җайдакларның чыгышлары узачак, ә Чернушка шәһәрендә яшәүчеләр татар атлары парадын күрә алачак. 


Пермь краеның агросәнәгать комплексы министры Татарстан-Алтай ат чабышын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга маршрутның нәкъ менә алар аша узуы  өчен рәхмәт белдерде. Ат чабышында катнашучылар иртәгә Пермь краеның Октябрьский шәһәренә юл тоталар. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International