Сенегал Президенты Маки Салл Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан ипподромында булды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл килде. Ул Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.


Бүген Маки Салл Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә  «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды.


Кунакка ипподромны һәм аның тирәсендәге инфраструктураны күрсәттеләр. Маки Салл шулай ук ат спорты мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, ат конюшнасын карады,  анда  аңа атларны тоту шартлары турында сөйләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International