Биектау районында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 45нче Республика конкурсы узды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген Биектау районында “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 45нче республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе”  АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитештерү маркетингы бүлеге консультантлары, аграр югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. 


Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.


Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның республика юбилей конкурсы Мансур Харисовка багышланган. Ул Татарстан Республикасының терлекчелеген үстерүгә, ягъни терлекләрне ясалма орлыкландыруны гамәлгә кертүгә, селекция-нәсел эшен камилләштерүгә, югары продуктивлы терлекләр булдыруга үзеннән зур өлеш керткән кеше.  Мансур Харисов Татарстан Республикасы хуҗалыкларында беренче тапкыр галим-селекционерлар белән берлектә эмбрионнарны трансплантацияләүне  башкара.  Күпьеллык нәтиҗәле эше һәм тармакны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелгән.  


Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады. 


“Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында без даими рәвештә ярышлар үткәрәбез. Әлеге һөнәр бик мөһим, ул терлекчелекне үстерүдә драйвер”, - дип билгеләп үтте Гелүс Баязитов.


Аннары конкурсантларны Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде. Ул катнашучыларга җиңүләр һәм үз һөнәрләрендә уңышлар теләде. 


Мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча иң яшь оператор номинациясендә беренче урынны Буа районының «Авангард» ҖЧҖеннән Марсель Әхмәтҗанов алды. 


Буа һәм Минзәлә техникумы студентлары арасында беренче урынны Минзәлә авыл  хуҗалыгы техникумыннан Альмира Болонина алды.


УЗИ аппаратын практикада кулланган өчен беренче урынны Арча районының «Курса МТСы» ҖЧҖеннән Ленар Шакировка бирделәр.


Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча беренчелекне Аксубай районыннан Рәис Хөснуллин алды. 


Авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләрне ректо-цервикаль ысулы белән ясалма орлыкландыру буенча Азнакай районының «Азнакай» агрофирмасыннан Илнур Төхбәтуллин җиңүче дип танылды.


Конкурс призерларына дипломнар, сертификатлар һәм медальләр тапшырылды.


Арча муниципаль районының «Курса МТСы» ҖЧҖеннән Шакиров Ленар Сәфәргали улы эре мөгезле терлекләрне үрчетү буенча операторларның  45нче республика конкурсының абсолют чемпионы булды. Чемпионга кубок, диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар.  
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International