Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы эшендә катнашу өчен Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Форум кысаларында рәсми делегацияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар һәм рәсми сөйләшүләр узды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров пленар утырышта катнаштылар.
Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төньяк башкала – ул, беренче чиратта, мәдәни һәм тарихи потенциал. Бу шулай ук илнең алдынгы субъектларының берсенең югары сәнәгать потенциалы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, елдан-ел сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсә, диде ул. Бүген төбәкләр арасында горизонталь бәйләнешләр бик мөһим, дип ассызыклады ул.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Ульд Билал белән хезмәттәшлек һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Әһәмиятле вакыйга – икенче саммит һәм “Россия – Африка” икътисадый форумы кысаларында очрашуыбызга шатмын. Аны үткәрү Россия һәм Африка континенты илләренең заманча чакыруларга җавап бирүче үзара файдалы партнерлыгының сыйфатлы яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннан соң Ангола Республикасы Тышкы эшләр министры Антониу Тете белән очрашу узды.
Россиянең Африка илләре белән үзара мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булды һәм конструктив юнәлештә үсте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм 2019 елның августында Ангола Президенты Жоау Мануэл Гонсалвеш Лоуренсуның Сочида “Россия – Африка” беренче саммитында катнашуын искә алды.
Анголаның Тышкы эшләр министрының игътибарын җәлеп иткән юнәлеш – ул АПК өлкәсендә хезмәттәшлек итү. Африка илләрендә, шул исәптән Анголада да, азык-төлек иминлеге, ил эчендә азык-төлек җитештерү игътибар үзәгендә. Аның әйтүенчә, бүген белгечләрне укыту һәм студентлар санын арттыру ихтыяҗы зур – бигрәк тә техник һәм инженерлык белгечлекләре, авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча.
Аннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тунисның Тышкы эшләр министры Набил Аммар белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры.
Татарстан Рәисе хәбәр итүенчә: Татарстан - Тунис арасында товар әйләнеше үсешен күзәтәбез, узган ел ул 12,6 млн доллар булган, ә бу елның беренче кварталында 20 млн доллардан артып киткән. Мондый күрсәткечләр булган мөмкинлекләргә туры килми, һәм уртак эшне көчәйтергә кирәк, дип тәкъдим итте ул.
“Тунис партнерларыбызны яхшырак аңларга һәм бизнес алып барырга безгә бердәм дин булу, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр ярдәм итә. Без ислам дөньясы илләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итәбез. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәклим. Аның төп бурычлары арасында - Россиянең ислам дөньясы белән алга таба мәдәни - цивилизацион нигездә якынаю процессына, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салуга һәрьяклап ярдәм итү, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Тунисның Төркем эшенә керткән өлеше өчен рәхмәтле. Сезнең ил вәкилләре – «Россия-Ислам дөньясы: «KazanForum» халыкара икътисадый форумында даими катнашучылар. Бу Россия һәм мөселман дөньясының икътисадый хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданчык. 2024 елның маенда узачак форумда Тунистан мәртәбәле делегацияләрне көтеп калабыз”.
Тунисның Тышкы эшләр министры Набил Аммар очрашу барышында 2024 елда узачак “Россия - Ислам дөньясы. KazanForum» халыкара форумына чакыруны кабул итүен белдерде.
Ул шулай ук шәхсән очрашуга аеруча шат булуын билгеләп үтте һәм Ленинградта булганнан соң 43 ел узгач кабат Россиядә булуына шат булуын белдерде.