Марат Җәббаров: Рөстәм Миңнеханов Африка илләре вәкилләре белән очрашулар нәтиҗәләре буенча эшне көчәйтергә, эшче төркемнәр төзергә кушты

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Африка илләре вәкилләре - «Россия – Африка» икътисадый форумында катнашучылар   белән уздырган барлык очрашуларда авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Санкт-Петербургта «Россия-Африка» форумында Африка илләре вәкилләре белән күп очрашулар узды, дип белдерде  Марат Җәббаров.  


Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал, Ангола Республикасы Тышкы эшләр министры Антониу Тете, Тунис Тышкы эшләр министры Нәбил Аммар белән очрашты.


“Барлык очрашуларда агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мәсьәләләре  каралды, - диде Марат Җәббаров. - Әйе, бу илләрдә азык-төлеккә, ашлыкка, без җитештерә торган  озак вакыт саклана  торган  продукциягә  ихтыяҗ бар. Әлбәттә, бу илләрнең студентларын авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча укытырга   кирәк. Һәм бездә мондый эш алып барыла, ул алга  таба  да  дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов бүген барыбызга да эшне көчәйтергә, эшче төркемнәр төзергә, шулай ук профильле министрлар җитәкчелегендә Татарстан делегацияләрен оештырырга кушты. Африка континентының безгә хезмәттәшлек  итү өчен кызыклы булган илләренә сәфәрләр булачак”.


Марат Җәббаров, иң беренче мәсьәлә – ул логистика, дип билгеләп  үтте. “Әлбәттә инде, иң мөһим мәсьәлә - логистика мәсьәләсе. Африка континенты – бик зур. Якынрак илләр бар, мәсәлән, Мисыр, ераграк урнашкан илләр бар. Һәрхәлдә, бу эш башкарылачак. Якын арада без «юл картасы»  төзиячәкбез һәм шуның  нигезендә эшли башлаячакбыз”.


Татарстан Африканың  кайсы илләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә, дигән сорауга җавап биреп,  министр, уңай  мисал итеп  Мисырны   китерергә мөмкин, диде.  “Бу, нигездә, ашлык экспорты, күләме зур түгел, әмма эшләр бара, - диде ул. - Быел логистика аркасында эш туктатылды. Әмма без бу эшне тагын арттырырбыз, дип ышанабыз, чөнки бу сәүдә  өчен бик кызыклы территория”. 


 
 
 
 
 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International