Татарстанга Рязань өлкәсенең нәсел хуҗалыгыннан голштин токымлы 462 баш тана кайтардылар.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үзмәшгуль статусында җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны гамәлгә ашыручы татарстанлылар еллык 5% ставка буенча ташламалы кредит ала алалар. Яңа ярдәм чарасы Россельхозбанк тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 декабрендәге 1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Элек авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына бирелә иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда федераль бюджеттан финанслашына торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Хайваннарда һәм кошларда була торган аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.
KazanForum кысаларында 19 - 21 майда «Казан» агросәнәгать паркында Халыкара хәләл ярминкә эшләячәк, бирегә төрле илләр вәкилләре җыелачак. Чара өчен бөтен комплексны махсус рәвештә дини стандартлар буенча әзерлиләр, шулай ук барлык продукция тикшерү уза. Бу хакта матбугат туры вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.
Бүген Министрлыкта Татарстан-Алтай ат чабышын уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы тарафыннан беренче тапкыр һәм «Татарстан Республикасы көне»нә туры китереп үткәрелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итә, суммалар түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.
Быел Татарстанның 280дән артык гаиләсе Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. 2023 елда бирелгән ипотеканың гомуми күләме 740 млн сумнан артып киткән.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстан Республикасы Зеленодольск һәм Чистай районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Алар предприятие продукциясе белән 3 килограммлы җыелмалар алдылар. Комбинат шулай ук Республика клиник онкология диспансерына, Зеленодольск үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына 50 данә продукция җыелмасы тапшырды.
Халыкара хәләл индустрия ярминкәсе - Russia Halal Market – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә «Казан» ааросәнәгать паркында узачак. Ярминкәдә йөздән артык үзебезнең фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бөтен ассортимент тулысынча Хәләл продукция стандартларына туры киләчәк.