Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан товар һәм токымлы таналар сатып алуга - 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга 2023 елның 25 сентябреннән 9 октябренә кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә: 8 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен - 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен 300 мең сум исәбеннән.
Элемтә өчен телефон номеры: +7 (843) 221-76-88 (8801)