Kazan Digital Week форумы Татарстан Республикасының визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ул профессиональ җәмәгатьчелектә елдан-ел зуррак кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2023 халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Форум эшендә Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Һөнәрләр һәм күнекмәләр үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук ИТ-өлкәдә әйдәүче компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Үзенең видео сәламләүендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Kazan Digital Week, федераль статус алып, эшлекле җәмәгатьчелектән кара-каршы элемтә алырга, мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирә торган өстәмә каналга әверелде, дип билгеләп үтте. “Бу көннәрдә форумда яңгыраячак тәкъдимнәр Россия Президентының технологик суверенитетка ирешү буенча йөкләмәләрен үтәүгә зур өлеш кертер дип ышанам”, - дип өстәде Премьер-министр.
Михаил Мишустин, Федераль Хөкүмәт ИТ-бизнес өчен максималь дәрәҗәдә уңай шартлар булдыру өчен чаралар күрә, дип белдерде. Яңа продуктлар барлыкка килүне һәм аларны гамәлгә кертүне кызыксындыру өчен төрле инструментлар, шул исәптән салым преференцияләре, адреслы ярдәм пакетлары, ташламалы кредитлар һәм грантлар эшли башлады.
“Хәзер Россия технологияләренә ихтыяҗ арта бара. Узган ел эчендә ул 10 тапкырдан күбрәккә артты. Ә үзебезнең карарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру күләме дүрттән бер өлешкә диярлек артты һәм 2 трлн сумнан артып китте. Россиядә 820 меңнән артык программист эшли - бу узган елдагыдан 15%ка күбрәк”, - дип белдерде Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов, бүген дөньяда цифрлы технологияләр өлкәсендә нык конкуренция бара, дип билгеләп үтте. Санкцияләр - аның инструментларының берсе, диде ул. “Илебез Президенты тарафыннан технологик бәйсезлеккә ирешү бурычы куелды. Бу - илкүләм иминлек мәсьәләсе. Без бу максатка ирешү өчен барлык ресурсларны һәм мөмкинлекләрне кулланырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Бүген форум кысаларында шулай ук «Төбәкләрнең агросәнәгать комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу” темасына түгәрәк өстәл узачак, анда нотык белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясаячак.