Министрлыкта терлекчелек тармагының агымдагы елның 8 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 8 аенда терлекчелек тармагы  эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
Чарада муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында, агымдагы елның 8 аенда 1 млн. 115 мең тонна сөт җитештерелде, бу 2022 елга  карата 111%,  дип  хәбәр итте. Бер сыерга уртача савым 5 мең 181 кг туры  килә, бу узган елга  караганда  420 кг артык.
 Барлык төрдәге терлекләр буенча 274 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга  карата  99%, шул исәптән 65 мең тонна сыер ите, 65 мең тонна дуңгыз ите, 142 мең тонна кош ите. 
1 сентябрьгә  632 мең баш эре мөгезле терлекләр исәпләнә, сыерлар -  223 мең баш, дуңгызлар -  459 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр -  54 мең 600 баш, атлар -  19 мең 900 баш. Кош-кортлар саны узган елгы дәрәҗәдән 6 %ка артык.
Мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча лидерлар арасында: Минзәлә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Алабуга һәм Бөгелмә районнары.
22 районда сыерлар саны кимегән. Терлекләр   инвестиция компанияләрендә күп кимегән. Яңа Чишмә районында ел башыннан 1 мең 900 баш сыер юкка  чыккаан, Алексеевск һәм Әлки районнарында - 900дән артык, Теләче һәм Кайбыч районнарында 700дән артык сыерга  кимегән. 
Азык әзерләү буенча: 11 сентябрьгә 405 мең тонна печән, 1 млн. 950 мең тонна сенаж, 1 млн. 046 мең тонна силос әзерләнгән, шартлыча  бер башка 19,2 центнер азык әзерләнгән.  
“Октябрьнең икенче яртысында республиканың 5 зонасында семинар-киңәшмәләр оештырылачак, аларда технологик мәсьәләләр, терлекләрнең баш санын саклап калу, продуктивлыгын арттыру һәм аларның  уңышлы кышлавын булдыру  турында  алдынгы хуҗалыкларның тәҗрибәсе каралачак”, – дип билгеләп үтте чыгышының азагында Сирень Нигъмәтҗанов. 
“2030 елга кадәр Татарстан Республикасында атчылык һәм ат спортын үстерү” буенча озак сроклы максатчан программа  турында терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин сөйләде. Ул,  Татарстан Республикасы Рәисенең  Татарстан Республикасында атлар санын 50 мең башка кадәр җиткерү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2030 елга кадәр Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын үстерү” буенча озак сроклы максатчан программа эшләүне алып бара, дип билгеләп  үтте.  Продуктив һәм спорт атчылыгын  үстерү максатларында, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында,   беренче чиратта, һәр районда продуктив атчылык фермаларын һәм  хуҗалыкларын булдыру буенча күпме мөмкинлекләр булуын ачыкларга кирәк. 
 Программада 30дан  100 башка кадәр бияләр белән продуктив  атчылык фермаларын булдыру карала. Бу юнәлеш буенча атлар сатып алу һәм тоту өчен субсидияләр каралган. Атлар  тотуга бер  башка 5 мең сум субсидия бирелә.
Икенче юнәлеш - 100 баш биядән артык  булган продуктив атчылык фермаларын булдыру. Бу юнәлештә шулай ук бияләр сатып  алуга  һәм тотуга 7,5 мең сум исәбеннән   субсидияләр бүлеп биреләчәк, тагын  атларны төркемләп тоту өчен  амбар тибындагы ат абзары (конюшна) (50 х 50)    төзүгә субсидия  биреләчәк.  
Бүлеп бирелгән субсидияләр безгә 80 продуктив атчылык  фермасы  һәм 40 продуктив атчылык хуҗалыгы булдырырга мөмкинлек бирәчәк, алга  таба  алар нәсел репродукторлары булачак, һәм барысы  бергә  кимендә 8 мең тәшкил  итәчәк, район буенча  уртача 200 баш  бия булачак.
“Программада катнрашу  өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк.  Хәзерге вакытта программа раслану стадиясендә. Әмма продуктив атчылык алып баруга гаризаларны без инде җыябыз”, – дип билгеләп үтте ул.
Аннары нотык  белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Ул, агымдагы елның 8 аенда бозаулар һәм дуңгызлар туу күрсәткечләре узган елга  карата 99% тәшкил итә, дип билгеләп  үтте.  Август аенда 21 мең бозау туган, бу узган елгыдан 216 башка кимрәк. 
Бәрәннәр һәм тайлар туу буенча   уңай динамика  саклана. Бозаулар туу буенча күрсәткечләр 21 районда узган  елга  караганда  артыграк. Бозаулар туу, нигездә, кайтарылган таналар исәбенә арткан, бу турыдан-туры әлеге  районнарда тулаем сөт җитештерүнең артуында чагылыш таба.
Шулай ук җәмәгать секторында да,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да сыерларны һәм таналарны орлыкландыру  буенча да  эшләр уңай  бара.  8 айда 62 мең сыер орлыкландырылган, узган елга караганда 6 мең башка артык. Ясалма орлыкландыру 62% тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 6%ка    күбрәк.
Дуңгыз  балалары туу буенча Буа һәм Бөгелмә районнарында узган елга карата  уңай динамика күзәтелә. “Хезмәттәшләр, терлекләр санын  арттыру нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә куелган беркетмәчел бурычларга   җитди карарга кирәк”, - дип ассызыклады Дамир Миңнебаев.
Киңәшмә ахырында Гелүс Баязитов эшлекле  очрашуда катнашучыларны «Kazan Digital Week 2023» халыкара форумына чакырды, ул 20 - 22 сентябрьдә «КазаньЭкспо» халыкара  күргәзмәләр үзәгенең  күргәзмә  мәйданчыгында узачак.  
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International