Ленар Гарипов: «Предприятиеләрне автоматлаштыру программасы буенча ярдәм итү дәвам итәчәк»

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Kazan Digital Week – 2023 форумы кысаларында «Төбәкләрнең агросәнәгать комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасыннан Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Ул республикада АПКны цифрлы трансформацияләү турында сөйләде. “Агымдагы елның икенче кварталында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы цифрлаштыру буенча төбәкләрнең динамик рейтингында беренче урынны алды. Бу лаеклы нәтиҗә һәм аңа авыл хуҗалыгында белешмәләрне цифрлаштыру буенча планлы эш алып бару аркасында ирешелде”, - дип билгеләп үтте ул.
Министрлыкка слайдларда күрсәтелгән берничә мөһим бурыч куелды.  Әмма төп максат - цифрлаштыру өчен цифрлаштыру гына түгел, ә АПКның җитештерүчәнлеген арттыруга  ирешү иде. Моның өчен аграрийларга ярдәм итүнең түбәндәге ысуллары эшләнде: 
Агробизнес өчен автоматлаштыруга ярдәм итү программасы;
Цифрлы технологияләр өлкәсендә кирәкле белем һәм күнекмәләр белән тәэмин итү өчен хуҗалыклар җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы;
Агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасы турында. 2022 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексы мәгълүмат системасына дәүләт статусы бирелде. 
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм аларның мәгълүмат системалары белән турыдан-туры элемтәгә керү ярдәмендә Дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) аграрийлар, районнар, аналитик үзәкләр, шулай ук федераль һәм төбәк хакимият органнары өчен файдалы  һәм аңлаешлы аналитика бирә. Төп кулланучы - Министрлык, һәм бу безгә тармак буенча дөрес һәм оператив мәгълүмат алырга, күрсәткечләргә тиз арада  игътибар итәргә  һәм нәтиҗәле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. 
Дәүләт мәгълүмат системасын эшләү проектының беренче елында, “РИВЦ”  АҖ белешмәләре белән эшләү тәҗрибәсенә таянып, 9 модуль эшләнде, алар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан актив кулланыла.
Системаның тагын бер төп модуле - Аналитик модуль, ул терлекчелек, үсемлекчелек, механизация һәм икътисад турында мәгълүматны анализлый. Хәзерге вакытта системада 3,5 меңнән артык кулланучы теркәлгән, аларга көн саен җыелган белешмәләргә нигезләнгән актуаль мәгълүматны өйрәнү мөмкинлеге бирелә.   
Системаның ясалма интеллект ысулларын куллана торган аналитик модуле ярдәмендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр  цифрлаштырылды, бу һәр гектар турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Министрлык һәм Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелегенең уртак эше нәтиҗәсендә 2022 елда әйләнешкә 35732 гектар җир кертелде.  
Хәзерге вакытта республикада агробизнеста заманча цифрлы технологияләр һәм автоматлаштыру системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш  алып барыла. Бу эшләрнең төп максаты - белешмәләр нигезендә предприятиегә    идарә итү, бу хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, җитештерелә торган   продукциянең сыйфатын яхшыртуга һәм чыгымнарны киметүгә китерә.
Аннары ул терлекчелек тармагына цифрлы чишелешләр кертүнең әһәмиятенә  тукталды. 
 “200 баш һәм аннан да күбрәк терлекләре булган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә цифрлы технологияләр кертү аеруча акланды. Хәзерге вакытта мондый хуҗалыклар - 181, ә алар  барысы - 216. Бу хуҗалыкларда 174 мең сыер тотыла, бу авыл хуҗалыгы оешмаларындагы  савым терлекләренең гомуми саныннан 77 процент тәшкил итә. Дәүләт системасына  төгәл белешмәләр керсен өчен авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә   автоматлаштыру буенча  ярдәм итү программасы эшләнде”, – дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Чыгышының  азагында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен цифрлы продуктлар белән эшләргә өйрәтү һәм “АПКны цифрлы трансформацияләү” курсының әһәмиятен арттыру дәвам итәчәк, дип ышандырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International