Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама тәкъдим  итте. Юллама  Казан шәһәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тыңланды.  


Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46нчы утырышы кысаларында «Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасы»  дигән көн тәртибе  белән узды.


“Бүгенге көндә Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең терәк субъекты, алдынгы һәм икътисадый яктан  уңышлы алга  киткән  төбәк. Безнең казанышлар нигезен барлык буын татарстанлыларның фидакарь хезмәте, аларның республикабызга тугрылыгы, Ватанга мәхәббәте   тәшкил итә.  Безнең уртак бурычыбыз - бу юлны, Россиянең көчле булып үсүенә  үзебездән өлеш кертеп,  эзлекле   дәвам итү”.


Татарстан  Республикасы  Рәисе авыл хуҗалыгының икътисадның төп тармакларының берсе булуын билгеләп  үтте.  Аграрийлар өчен агымдагы ел корылык аркасында җиңел булмады. Шуңа  да  карамастан, игенчеләр 3,7 млн тонна ашлык   җыеп ала  алдылар.   Шулай ук 1,5 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 800 мең тонналап бәрәңге,  300 мең тонна яшелчә җыелыр, дип көтелә. Бу халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


“Авыл халкына авыр һәм  фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! Барыгызга да бик зур  рәхмәт!”- дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  Рәисе. 


 Әлеге күрсәткечләр - соңгы елларда аграр җитештерүне үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча планлы эш алып бару нәтиҗәсе, шул исәптән минераль ашламалар сатып алуны субсидияләү, мелиорациягә ярдәм итү, сугарулы  җирләр булдыру, дым  саклый  торган технологияләр  кертү, техник модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру өлешендә дә. 


Татарстан  Республикасы Рәисе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ел саен ташламалы бәядән сыйфатлы дизель ягулыгы белән тәэмин итүче «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде. Яңа технологияләрне актив кертеп, кайбер хуҗалыклар, кырыс шартларга карамастан, агымдагы елда мул  уңыш ала  алдылар. Алар арасында: «КОЛОС», «Нармонка», «Актаныш» компанияләре, шулай ук фермерлар Илгиз Загиев, Зөфәр Мөхәммәтшин, Азат Дәүләтшин, Равил Бикчуров бар.


Татарстан - илдә сөт җитештерү буенча лидер. Татарстан  Республикасы Рәисе,  ирешелгән  темпны саклап калу мөһим, диде.  Узган ел Татарстанда беренче тапкыр 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелде. Моңа  Кукмара районының  өлеше  шактый  зур  - ул тәүлеккә  400 тоннадан артык сөт бирә, Саба, Әтнә һәм Балтач районнары да  үзләреннән зур өлеш кертә, алар көн саен 300 тоннадан артык сөт җитештерәләр. 


“Безнең алдынгы хуҗалыкларыбыз - Мамадыш районының “АПК Продпрограмма”,  Тукай районының  “Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе”, шулай ук «Август-Агро» компаниясе”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


Терлекчелекне үстерү өчен республикада барлык  юнәлешләр буенча -  нәселле терлекләр сатып алудан алып югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр ярдәм  күрсәтелә.  
 Татарстан  Республикасы  Рәисе, безнең төп бурыч – терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау, диде. Безнең агрохолдинглар тарафыннан терлекләрнең баш санын  саклап калу,    яңа терлекчелек комплекслары төзү буенча юл карталары кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына аларның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә кирәк.


 “Безнең алда төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Мин ышанам, без  аларны  үти алачакбыз.   Безнең көчебез – хезмәтне яратуда, талантлы кешеләребез булуда, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүдә, Ватанга мәхәббәттә, гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне саклауда”,– диде, чыгышын тәмамлап, Татарстан  Республикасы  Рәисе.
 
 
 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International