ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 ел башыннан Татарстанда Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) кече хуҗалыкларга 1 млрд сумнан артык акча җибәргән, бу узган елның шушы  чоры белән чагыштырганда 176% тәшкил итә. Аларның барысы да диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән, бу узган елның шушы  ук чорына караганда 173%ка күбрәк. 
 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. 
 


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Эшлекле  сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та  булды. Сәфәр кысаларында чәчү кампаниясе темплары бәяләнде.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә традицион очрашу оештырылды,  2023 елда ул «Хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук буларак, имин сәламәт җитештерү мохите» лозунгысы  астында узды. 

Чистай районында «Сарсаз – Агротур» ачылды. Кунаклар өчен кызыклы программа оештырылган иде: ферма буйлап экскурсия, хайваннарны ашату, атларда, ишәкләрдә йөрү, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.  
 


28
апрель, 2023 ел
җомга

2023 елның 1 кварталында “Агрокөч”   экспортының  тулаем күләме 89 млн 543 мең сум булган. Узган елның шул ук чорына  карата  109,6% тәшкил итә.  “Агрокөч”нең экспорт күләме  өч тапкырдан күбрәккә арткан – 2648 тоннадан 8855,3 тоннага кадәр. Моңа  Холдингның экспортка турыдан-туры контрактлар буенча һәм чит илләргә “Агрокөч” продукциясен сатучы трейдерлар аша планлы эш алып  баруы нәтиҗәсендә ирешелгән.  


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Агрокөч предприятиеләрендә «АГРО» сакчыл җитештерү системасы 2014 елдан башлап кертелә. Система кертелгән вакыттан  икътисадый нәтиҗәлелек  2 млрд 483,46 млн сумм күләмендә  бәяләнә.  Сакчыл җитештерү инструментларына барлыгы  6674 хезмәткәр өйрәтелгән, 705 проект тәкъдим  ителгән  һәм ачылган, 36 258 тәкъдим бирелгән, 28292 тәкъдим гамәлгә ашырылган.
 


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

   Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  галимнәре белән очрашты. Яклар институтны Татарстан агросәнәгать комплексы өчен яңа сортларның һәм технологияләрнең инновацион мәйданчыгы буларак  алга  таба  үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алыштылар.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Биектау районында «2023 елның I кварталына терлекчелеккә йомгаклар һәм алдагы  бурычлар» зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International