15 һәм 16 сентябрьдә АгроНТРИ-2023 Бөтенроссия конкурсының финал ярышлары узачак

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыл укучылары үзләренең АПКда цифрлы проектларын һәм чишелешләрен тәкъдим итәчәкләр. Финалда Ставрополь һәм Пермь краеннан, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 177 иң яхшы укучы катнаша.
Конкурс юнәлешләре түбәндәгеләр:
• Агрокоптерлар - АПКда мәсьәләләрне хәл итү өчен пилотсыз очу аппаратларын куллану;
• Агророботлар - техникага идарә итүнең автоматлаштырылган системалары;
• Агрокосмос – космик фотосурәтләрне һәм веб-ДМС (веб-ГИС) технологияләрен куллану;
• Агрометео - һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика;
• ДоброПчел -  традицион умартачылыкта цифрлы технологияләр куллану;
• АгроБио - авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан  биологик яклау;
• АгроВет - ветеринария медицинасында һәм терлекчелектә алдынгы технологияләрне куллану;
• АгроРоверлар - роботлаштырылган системаларны  реаль шартларда куллану. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International