Бүген Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә аның 150 еллык юбилеена багышланган тантаналы утырыш узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, КДВМ ректоры Рөстәм Равилов, «Агрообразование» ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, министрлыклар һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, агробизнес һәм агросәнәгать комплексы вәкилләре, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре, югары уку йортын тәмамлаучылар, мөгаллимнәр, студентлар һәм ветераннар катнашты.
Уку йортын истәлекле дата белән котларга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Россия Федерациясенең башка төрле төбәкләреннән 300дән артык кунак килгән иде. Утырыш башланганчы кунаклар уку корпуслары белән таныштылар, ремонтланган аудиторияләрне һәм уку классларын карап чыктылар.
“Менә инде 150 ел Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тармак өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләп чыгара. Сез, уку процессына яңа технологияләр кертеп, заман белән бергә атлыйсыз. Сез, нәтиҗәле һәм уңышлы эшләп, шушы еллар дәвамында дистәләгән мең ветеринария табибы, зоотехниклар һәм агросәнәгать комплексы өчен башка белгечләр әзерләп чыгардыгыз. Бу белгечләр хәзер безнең республика предприятиеләрендә генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә эшлиләр”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Уку йортының эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә. Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден белән бүләкләү турындагы Указга кул куйганын билгеләп үтте.
Аннары дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.