Казанда «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы базасында Татарстан  Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ һәм «Татарстан  Республикасы  урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары Советы» коммерциячел  булмаган партнерлык ярдәме белән,  Татарстан  Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф  оешмалары катнашында «Осталар шәһәре - 2023» дип аталган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.


Һәр муниципаль район, көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксыну  белдергән предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә, үз экспозиция мәйданчыгын күрсәтте.
Ярминкәдә шәһәр халкына кулай бәяләрдән төрле ассортиментта түбәндәге продукция тәкъдим ителде: камыр  ризыклары,  бөртекле культуралар, агач эшләнмәләре, декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш, яшелчә продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегелгән кипем-салым, йомырка һ.б.лар. Продукция сатып    алуда  гражданнарга  ярдәм  итү өчен волонтерлар төркемнәре җәлеп  ителгән иде.   


Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының, тимерчеләрнең, тимер чүкү осталарының эшләнмәләрен, шулай ук республика муниципаль районнары  укучылары һәм иҗат коллективлары әзерләгән иҗади номерларны күрә алдылар.


9 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда  төрле араларда  гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли.


Узган 2 ярминкә нәтиҗәләре буенча 149,2 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 1121,4 тонна яшелчә, шул исәптән 795,1 тонна бәрәңге, 30,7 тонна үлчәүле  сөт, 176,3 тонна ит, шул исәптән 95,3 тонна сыер ите.


Ярминкәләр уздыруга 35 муниципаль район, 1779 транспорт  җәлеп ителгән. Ярминкәләр 2023 елның 23 декабренә кадәр (16 ярминкә көне) уздырылырга тиеш. 
 
 
 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International