Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында энтомофиль культуралар үстергәндә үсемлекләрне яклауның куркыныч булмаган чараларын кулланган өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов катнаштылар.
Татарстан Республикасы – Россиядә майлы культуралар үстерү буенча лидерларның берсе. Рапс, көнбагыш һәм горчица мәйданнары елдан-ел арта бара. Шул ук вакытта әлеге культураларны яклауда кулланыла торган чараларның күбесе әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыра һәм умарталарның һәлак булуына сәбәпче була.
«Мондый хәлләрне булдырмау буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм күзәтчелек органнары тарафыннан шактый күп эш башкарылды. Министрлыкта һәм районнарда әлеге мәсьәлә буенча ел саен киңәшмәләр уздырыла. Узган ел Кукмара районында куркыныч булмаган технологияләр куллану буенча уникаль укулар уздырдылар. Куркыныч булмаган технологияләргә күчкән хуҗалыклары аеруча күп булган районнардан Арча һәм Актаныш районнарын аерым атап китәсе килә», – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Шундый препаратлар куллану күләмнәре буенча лидер - Ак Барс Питрәч, быел анда 3 мең гектардан артык мәйданда майлы культуралар эшкәртелгән. Әлеге тәҗрибә холдингның башка хуҗалыкларына да таралыр, дип ышанып калабыз.
Алга таба, һичшиксез, куркыныч булмаган технологияләргә күчү бик мөһим, чөнки сүз биредә бал кортларының иминлеге турында гына түгел, ә халыкны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү һәм киләчәк буыннар өчен җирнең уңдырышлылыгын саклау турында да бара.