Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь һөнәр берлеге активистлары Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика оешмасы яшьләре форумында катнаштылар. Сәфәрне Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.
Форумның темасы: "Һөнәр берлеге әгъзасы булуны мотивацияләү". Форумны ачу тантанасында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук чарада катнашучылар белән гомуми оештыру җыелышын үткәрде.
Форум кысаларында яшь активистлар «Веревочный курс» тренингында катнаштылар, аны команда оештыручы тренер үткәрде. Балаларга инструктаж һәм нетворкинг үткәрделәр, ә аннары кечкенә төркемнәрдә уеннар булды.
Тренингтан соң активистлар «Мотивация профсоюзного членства: Хочешь в профсоюз – спроси у меня как!» (“Һөнәр берлеге әгъзасы булуны мотивацияләү: Һөнәр берлегенә керәсең киләме – ничек керергә, миннән сора!”) лекториясендә булдылар, аны А.Н.Туполев ис. Казан милли-тикшеренү технологик университеты (КНИТУ) өстәмә һөнәри белем бирү институтының федераль һәм региональ проектлар белән эшләү (ФРП) буенча баш белгече, доцент, бизнес тренер, профессиональ коуч Венера Токар үткәрде.