Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Спас, Норлат һәм Аксубай районнарында булды. Биредә ул гаилә фермаларының төзелеш эше белән танышты.
29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Актанышта яшүсмерләр арасында милли Көрәш буенча республика ярышлары уза.
Ярминкәгә 572 машинага төяп, 30 миллион сумнан артык продукция китергәннәр. 650 тонна бәрәңге, 170 тонна яшелчә, 64 тонна ит ризыклары, 54 тонна сөт, 215 тонна сөт ризыклары, 68 тонна шикәр комы сатуга чыгарылган. 7 тонна карабодай сатылып беткән.
Республикада бәрәңге 6,2 мең гектар мәйдан җирдә казылган, бу фаразланганның 49 процентын тәшкил итә. Гомумән, быел игенчеләргә 12,8 мең гектар җирдән уңыш алырга кирәк.
Мәктәпне академик, Россия фәннәр академиясе вице-президенты Александр Жученко җитәкләячәк.
Оператив мәгълүматлар буенча, 16 сентябрьдә республикада киләчәк уңыш алу өчен 568,6 мең гектар мәйдан җирдә чәчү эшләре башкарылган. Бүгенгә 9 районда чәчү тәмамланган.
Авыл кешесе узган елгы корылыктан әле дә арына алмый. Орлыклык чимал табып, сабан культуралары чәчелде, бәрәңге утыртылды. Тик орлыкка дигән бәрәңгедә авыру юкмы икәнлеген тикшертүчеләр аз. Моның нәтиҗәсе бик күңелсез булырга мөмкин.
Бу хакта селектор киңәшмәдә Банк идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев белдерде. “Безнең хисаплар буенча, якынча 60 млрд сум акча бүлеп бирә алабыз”, - диде ул.
Оператив мәгълүматлар буенча, 14 сентябрьгә Кукмара, Питрәч, Минзәлә, Саба һәм Балтач районнары шартлыча бер баш терлеккә азык әзерләүдә лидерлар.