Татарстанда бәрәңге уңышы фаразланган мәйданның яртысыннан алынган

2011 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада бәрәңге 6,2 мең гектар мәйдан җирдә казылган, бу фаразланганның 49 процентын тәшкил итә. Гомумән, быел игенчеләргә 12,8 мең гектар җирдән уңыш алырга кирәк.

Бүгенгә республика буенча 101,5 мең тонна икенче икмәк казылып алынган. Балтач районында бу сан  - 17,3 мең тоннаны тәшкил итә, Кукмарада – 14,6 мең тонна, Арча, Мамадыш, Питрәч районнарында 8 мең тоннанда артык һ.б.

Татарстанда бер гектар уртача 164 центнер бәрәңге уңышы бирә. Арада гектарыннан 200 центнер алучы районнар да бар. Мәсәлән, Минзәлә, Алабуга һәм Лениногорск районнарында гектарыннан 250 центнер бәрәңге җыялар.

Шулай ук Питрәч, Югары Ослан, Әгерҗе, Алексеевск һәм Түбән Кама районы басуларыннан югары уңыш алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International