Республикада бөтен көчкә шикәр чөгендерен алу бара. Быел игенчеләргә барлыгы 79,9 мең гектардан уңыш җыеп алырга кирәк. Ә бүгенгә татлы тамыр 13 меңнән артык гектар җирдән алынган, ягъни фаразланганның 16%ы.
Оператив мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендере уңышын республика буенча иң зур мәйданда зәйләр ала (3 мең 348 га). Биредә гектарыннан уртача уңыш 285 центнерны тәшкил итә. Ләкин иң зур уңыш Лениногорск басуларында үскән чөгендердән алына – 350 ц/га.
Республика буенча уртача уңыш - гектарыннан 271 ц.