Республика хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү бара. Оператив мәгълүматлар буенча, 14 сентябрьгә 665,7 мең тонна печән, 1076,4 мең тонна салам әзерләнгән.
Кукмара, Питрәч, Минзәлә, Саба һәм Балтач районнары шартлыча бер баш терлеккә азык әзерләү буенча лидерлар рәтендә. Әлеге районнарда шартлыча бер баш терлеккә 46 центнер яки аннан да күбрәк азык әзерләнгән. Республика буенча бу сан 38,7 центнерны тәшкил итә.
Республика буенча 1995,4 мең тонна силос салынган, ягъни бер көн эчендә 61,9 мең тонна.
Шулай ук терлек азыгына әзерләнгән культураларны чабу да ахырына якынлаша. Силоска баручы кукурузның калган мәйданы 94,2 мең га тәшкил итә.