Аннан министр Норлат районының Бурметьево авылында булды. Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Южный” оешмасының терлекчелек комплексы төзелеше бара. Ул 2500 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин сүзләренчә, әлеге объектның төзелешен ноябрь аенда төгәлләргә уйлыйлар. Комплекска терлекләрне АКШдан кайтарачаклар.