Авылларда: "Голландиядән кайткан бәрәңгене утырттык, уңышы да әйбәт чыкты. Чит ил бәрәңгесе бездә үсми дип әйтәләр, үсә икән", – диючеләрне очратырга туры килә. Иртәрәк сөенмибезме икән, җәмәгать. Читтән кайткан "икенче икмәк"не игеп, төрле авырулар йоктыру ихтималы бар. Белгечләр шулай дип кисәтә. Бәрәңге кырын басып алган колорадо коңгызының да кайчандыр чит илдән "кунак" булып кайтканын истән чыгарырга ярамый. Хәзер шуны юк итү максатыннан нинди генә чаралар кулланмыйбыз. Инде ничә еллар шул корткычлардан арына алмый интегәбез. Сәүдә ноктасыннан алган бәрәңгедә авыру юк дип кем гарантия бирә ала?!
– Без республикага кергән һәр бәрәңгене карап, тикшереп торырга тырышабыз, – ди "Россельхознадзор"ның фитосанитар һәм карантин бүлеге мөдире Нәгыйм Җамалиев. – Читтән кергән орлыкны тикшерткәннән соң гына утыртырга кирәк. Күпчелек күмәк хуҗалыклар шулай эшли. Әмма шәхси хуҗалыкларда үз белдекләре белән утыртучылар бар.
Җәй айларында белгечләр 11 мең гектардан артык бәрәңге җирендә тикшерү уздырганнар. Шөкер, карантин булган авырулар, корткыч бөҗәкләр, чүп үләннәр табылмаган. Кукмара районында элек-электән фитосанитар зона бар икән. Бу районның 69 шәхси хуҗалыгында алтынсу төстәге бәрәңге нематодасы авыруы бар. Әлеге авыруны 2 хуҗалык быел җиңгән, ди белгечләр. Әлеге авыру бәрәңгегә нык зыян сала. Башта сабак өлеше зарарлана, андагы туклыклы матдәләр юкка чыга, бәрәңге үсми.
Узган ел үзебезнең бәрәңге булмагач, читтән кайтартырга туры килде. Белгечләрдә, Украинадан бәрәңге рагы кермәде микән, дигән шик булган. Шөкер, тикшерүчеләр мондый чирнең безгә үтеп кермәвенә сөенә. Бик куркыныч авыру, дип аңлата аны Нәгыйм Әмирҗанович. Авыру булган җирдә озак вакыт бәрәңге игелмәсә дә, туфракта аның гөмбәчекләре 30-40 ел саклана икән. "Берничә елда гына бу куркыныч авыру белән көрәшеп булмый, аның өчен ярты гасыр вакыт кирәк", – ди Нәгыйм Җамалиев.
Соңгы көннәрдә "Россельхознадзор" хезмәткәрләре базарларда да тикшерү уздыра башлаган. Чөнки үзебездә бәрәңге яхшы үсүгә карамастан, сәүдә нокталарында читтән кайтканы да сатыла. Ульян, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чуашия, хәтта Краснодардан килгән "икенче икмәк" бар. Нәгыйм Җамалиев әйтүенчә, Чуашия бәрәңгесе күбесенчә Казан базарларында күренсә, Самара, Башкортстаннан килгәне Чаллы якларында сатыла. Белгечләр бу якларда алтынсу төстәге бәрәңге нематодасы авыруы таралуын әйтә. Читтән кайткан бәрәңгене орлык итеп кулланырга уйлаучылар, аны тикшертмичә, бакчаларына утыртмасыннар иде, диләр. Сатуга чыгарылган һәр бәрәңгенең карантин сертификаты булырга тиеш икән. Бәрәңгегә дип базарга чыгасыз икән, сатучылардан әлеге документны сорарга онытмагыз. Сатып алганда кеше арзанлысын эзли. Әмма шул суммалар артында нинди авыру яшеренгәнен белми калабыз.
Бәрәңгедә булган авырулар кеше организмына зыян салмый. Ләкин алар йогышлы. Капчык, көрәк, туфрак, хәтта су, җил, аяк киеме аша башка кишәрлекләргә күчүе ихтимал. Авыру керсә, тиз генә бетереп булмый, бик сак булырга кирәк, ди белгечләр.
Бөртекле культураларны да республикада тикшереп кенә утырталар. Бүген киләсе ел өчен сабан орлыгы тикшерелә, шул ук вакытта киләсе елда утыртылырга тиешле көзге игеннәр дә күзәтү астында.
– Без, орлыкларны тикшергәндә, сортына, сыйфатына өстенлек бирәбез. Быел язын кайбер хуҗалыклар тиешле документлар булмаган килеш орлык чәчкәннәр. Кем белә, бәлки ул чистартылган фураж ашлыгы гына булгандыр. Без андыйларга сортлы иген игәргә киңәш итәбез. Чөнки республикада сыйфатлы орлык җитәрлек күләмдә. Ә инде сыйфатлы орлык сатып алып та, ниндидер сәбәпләр белән документын булдырмаганнар икән, аларга хаталарын төзәтер өчен вакыт бирәбез, – ди "Россельхознадзор"ның орлык тикшерү бүлеге мөдире Рамил Каюмов.
Рамил Юнысович әйтүенчә, хәл итәсе кайбер мәсьәләләр бар әле. Август, сентябрь айларында булган тикшерүләрдә генә дә 36 хуҗалыкта хилафлыклар ачыкланган. Биредә тикшерелмәгән орлык чәчкәннәр. Кешенең исем-фамилиясе булган кебек, игеннең дә төгәл мәгълүматы булу зарур, ди белгечләр.
Уңыш алыйм дисәң, сыйфатлы, сортлы орлык чәчәргә кирәк. Ләкин кайбер районнарда орлык туплау акрын бара. Алексеевск, Апас, Яңа Чишмә, Питрәч, Теләче районнарында сабан орлыклары әлегә җитәрлек тупланмаган. Әгерҗе, Актаныш, Саба, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман, Чистай, Ютазы, Чирмешән районнарына исә яз проблемалар алып килмәс, диләр. Чөнки биредә орлык туплап куйганнар инде.
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА