Ярминкә узган елгысыннан шактый аерылып тора. Быел авыл җирлекләре җитәкчеләренең күңеле тыныч. Шәхси хуҗалыклар узган ел җиләк-җимеш, яшелчә үстерә алмагач, ярминкәгә килүчеләр аларны йорт саен диярлек җыеп йөрде. Быел исә уңыш мулдан. Яшелчәләр күкрәп үскән. Продукция җыю проблемасы юк, диләр. – Корылыктан сабак алып, Казанга якын районнарда бәрәңге мәйданнарын арттырып, сугарып игә башладык, – ди министрлыкның бүлек җитәкчесе Ильяс Зиннуров. – Сатуга чыгарылган бәрәңге дә, башка яшелчәләр дә, ит-сөт тә үзебезнеке.
Ярминкә көнне Идел буе базарына бардым. Халык шактый. Бирегә Аксубай, Әлки районнары килгән иде. Бәяләре дә “итәктән тартмый”, 200 сумлык сыер итен тагын кайда алып була соң?!
Азык-төлек
Тавык ите
Күркә ите
Сыер ите
Дуңгыз ите
Сарык ите
Йомырка, 1 категория
Сөт
Сыр
Атланмай
Шикәр комы
Югары сортлы он
Борчак ярмасы
Арпа
Бодай ярмасы
Карабодай ярмасы
Бәрәңге
Кишер
Чөгендер
Башлы суган
Кәбестә
Бодай
Арпа
Арыш
Печән
Салам
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА