Уҗым культураларын чәчү һәм туфрак эшкәртү буенча эш дәвам итә

2011 елның 16 сентябре, җомга

Республика игенчеләре уҗым культураларын 675,7 мең гектар мәйдан җирдә чәчергә планнаштыра. Хәзер эш 568 мең гектарда башкарылган. Бу фаразланганның 84 процентын тәшкил итә.

20 районда уҗым культураларын чәчү эше 80 процент һәм аннан да күбрәк өлештә башкарылган. 9 районда - Актаныш, Саба, Чистай, Түбән Кама, Арча, Зәй, Биектау, Яшел Үзән һәм Кукмара - эш тәмамланган.

Шулай ук игенчеләр быел уңыш алынган мәйданнарны эшкәртә. Әлегә эш 1171 мең гектар җирдә башкарылган. Балтач, Кукмара, Саба, Әтнә районнарында әлеге юнәлеш буенча эш оештырылган рәвештә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International