ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

«Авылның 100 талантлы баласы - 2011» социаль акциясен Татфондбанк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздыра. Шулай ук быел акциягә MasterCard халыкара түләү системасы да кушылды.

Шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эш­чәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен махсус сайт булдырылган. www.farmerstore.ru сайтына кереп, үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга яки кирәк булган техника, азык-төлекне сатып алырга, авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.


15
октябрь, 2011 ел
шимбә

15 октябрь көнне башкаланың тугыз базарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.


14
октябрь, 2011 ел
җомга

Хәзерге көндә республика районнарында 917,6 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алган. Әлеге эшләр белән беррәттән, 2012 елгы чәчүлек сезонына да әзерлек бара. Барлыгы 1739,5 мең гектар җир мәйданы эшкәртелгән. Шуның 240,7 мең гектарында тирәнтен көпшәкләндерү алып барыла.


12
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе

2011 нче елның 11 октябрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Шәүкәт Сөнгәтов катнашында республика товар җитештерүчеләренең продукциясен алга җибәрү буенча киңәшмә үтте. Чарага Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларыннан вәкилләр чакырылган иде.


11
октябрь, 2011 ел
сишәмбе

Аларга беренчел эшкәртү өчен замана җиһазлар алу мөмкинлеге бирелә. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. Замана таләпләренә туры килгән техника, шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышлы инновацион эшләнмәләр яшьләрне авылда калдыру өчен сәбәпче булачак.


10
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

7 октябрьдә XIII «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсенең ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник катнашты.


7
октябрь, 2011 ел
җомга

Татарстан Хөкүмәте, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!


4
октябрь, 2011 ел
сишәмбе

Әстерхән шәһәрендә юниорлар арасында билбау көрәше буенча уздырылган Дөнья беренчелегендә татарстанлылар 5 медальга ия булды. Ә Чиләбедә узган  Россия Чемпионатыннан якташларыбыз 17 медаль алып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International