Россельхозбанк кыр эшләрен кредитлау өчен өстәмә 60 млрд сум бүлеп бирә

2011 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу хакта селектор киңәшмәдә Банк идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев белдерде. “Безнең хисаплар буенча, якынча 60 млрд сум акча бүлеп бирә алабыз”, - диде ул.

Дмитрий Патрушев шулай ук әлеге юнәлеш өчен Россельхозбанк 90 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирде диде. Шулай ук чәчү һәм уҗым культураларын утыртуга якынча 60 млрд сум акча каралган. “Банк бу сумманы бүлеп бирергә әзер, без гаризалар көтәбез”, - дип хәбәр итте Россельхозбанк идарәсе рәисе.

Банкта бүген авыл хуҗалыгы тармагы буенча кредитлар алуны җайлаштыру максатыннан күп төрле чаралар күрелә. Нәтиҗәдә, кредитлау күләме 20 процентка арткан, ягъни 20 млрд сум.

Россельхозбанк хәбәре буенча, агымдагы елның сентябрь башыннан 12,4 мең гариза каралган. Сезонлы кыр эшләренә бүлеп бирелгән кредитларның гомуми күләме 112 млрд сумны тәшкил итә. Әлеге юнәлеш буенча ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама һәм авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр алырга сорап язган гаризалар күпчелекне тәшкил итә.

Бүгенге көндә әлеге юнәлештәге кредитлар барлык күләмнең 52 процентын алып тора. Терлеклелек оешмаларына, терлек азыгы, ветпрепаратлар, санитария чаралары алырга соралган кредитларның да күләме 14,5 процентка арткан. Хәзерге көндә орлык сатып алырга диелгән гаризалар саны да көн саен артып бара. Әлегә сезонлы кыр эшләрен кредитлау 14,7 процентны алып тора.

Агымдагы елда Россельхозбанк кредит буенча процент ставкаларын 7,75% - 12,75% ка кадәр төшергән. Хәзер гаризалар каралу вакыты да банкта 5 көнгә калдырылган.

Якынча мәгълүматлар буенча ел ахырына сезонлы кыр эшләренә бүленгән кредит күләме 140 млрд сумга җитәргә мөмкин.

Российское аграрное движение 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International