Яшь батырлар ТР Беренче Президент Кубогына бил алышачак

2011 елның 26 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Актанышта яшүсмерләр арасында ТР Беренче Президент Кубогына милли Көрәш буенча республика ярышлары узачак. Катнашучылар - 14-16 яшьтәгеләр.

Ярышларга ТР район-шәһәрләре һәм Россия төбәкләреннән килүче җыелма командалар кертелә. Турнир 10 үлчәү категориясендә үтә: 36 кг кадәр, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг һәм 70 кг югары.

Биредә баш казый булып Илфир Әнвәров билгеләнгән. Спортчылар олимпия системасы буенча бәяләнәчәк – бер җиңелүдән соң төшеп калу белән.

30 сентябрь ярышның тантаналы ачылышы булачак. Ә иң мөһим ярышлар 1 октябрьгә билгеләнгән. Шушы ук көнне финал көрәшләр һәм ябылу тантанасы да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International