Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында РФ яшь галим-генетиклар мәктәбе ачыла

2011 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Мәктәпне академик, Россия фәннәр академиясе вице-президенты Александр Жученко җитәкләячәк.

Әлеге укулар яшь галимнәр арасында ясаган фәнни ачышларның дәрәҗәсен үстерү, РФ авыл хуҗалыгының киләчәк үсешенә җирлек тудыру максатыннан оештырыла.

Мәктәпнең Татарстандагы авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында оештырылуына, биредә молекуляр-генетик юнәлеш буенча ачышлар ясалып, аларның Россиядән дә читтә билгеле булуы сәбәпче булган.

Яшь галим-генетиклар мәктәбе 24-28 октябрь көннәрендә узачак. Әлеге чара кысаларында яшьләрне молекуляр-генетик ачышлар буенча халыкара стандартлар белән таныштырачаклар.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International