7 октябрьдә XIII «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсенең ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник катнашты. Күргәзмә эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, шулай ук агрохимия җитештерү тармагында мәшгуль 2,5 меңгә якын компания катнаша. Шулай ук Россиянең 58 төбәгеннән һәм 32 чит илдән килгән продукция тәкъдим ителә.
Елены Скрынник хәбәр итүенчә, агымдагы елда авыл хуҗалыгы эшчәннәренең фидакарь хезмәте һәм дәүләт тарафынан күрсәтелгән ярдәм белән 2010 елда булган корылыкның аянычлы нәтиҗәләрен җиңеп, яңа рекордлар да куеп булды. Министр сүзләренчә, быел 40 млн.тоннага кадәр чөгендер, 8млн.тоннага якын көнбагыш алу көтелә. Соя җитештерү исә 1 млн. 450 мең тоннага кадәр җитәргә тиеш диелде.
Татарстаннан әлеге күргәзмәдә ООО “Кызыл Шәрык-Агро”, ОАО “Казан майэкстрацион заводы”, ООО “Майский” теплица комбинаты,ОАО “ВАМИН Татарстан”, ОАО “Ак Барс” Холдинг компаниясе, ОАО “ТАТСПИРТПРОМ”, ЗАО “Агросила групп”, ЗАО “Чаллы- икмәк” һ.б. оешмалар катнашып үз продукцияләрен тәкъдим итә.