Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Татарстан Хөкүмәте, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу - ферма-кыр хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, галим-аграрийлар, авыл хуҗалыгы зыялылары, азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары бәйрәме. Иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр иген үстерүче, безнең өстәлләрне- сөт, ит, яшелчә һәм башка азык-төлек белән тәэмин итеп торучылар бәйрәме.
Узган елдагы корылык белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, быел 5 миллион тоннадан күбрәк күләмдә җыеп алынган бөртекле һәм бөртекле кузаклылар уңышы республикабыз ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Башка авыл хуҗалыгы культураларын да мул уңыш белән сөендерде. Татарстан терлекчелеге 1,5-2 еллык азык запасы белән тәэмин ителде.
Узган кышның кырыс шартларында терлекләрнең баш санын һәм аларның продукт бирүчәнлеген саклап кала алган терлекчеләргә аеруча зур ихтирам һәм рәхмәт сузләре җиткерәсе килә. Бу тармакның унышы агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеш нигезе булып тора.
Республикада “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” программасы актив тормышка ашырылып килә. Аның нәтиҗәсендә икьтисадның аграр секторында уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү, югары технологияле гаилә фермаларын булдыру буенча максатчан эш алып барабыз. Якындагы ике-өч ел эчендә аларның саны меңнәрчә булачак. Гаилә фермаларын үстерү - халыкны эш белән һәм тотрыклы керем белән тәэмин итү генә түгел, авыл тормышын, күп милләтле халкыбызнын традицияләрен саклау да әле.
Крестьян хезмәте – рәхмәтле, изге хезмәт. Эш сөючәнлегегез, туып-үскән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле дуслар! Чын куңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына яна үрләргә ирешүегезне телим!