Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буеннча Дөнья беренчелеге чемпионнарын тәбрикләделәр. Чарада ТР Премьер- министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры Марат Әхмәтов, билбау көрәше Федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР җыелма командасының баш тренеры Марат Гыйльманов, дөнья чемпионы, ТР җыелма команда капитаны Илдар Абасов катнашты.
Чараны билбау көрәше Федерациясе президенты Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Татарстанда билбау көрәшен һәм “Татарча көрәшне” үстерүгә яхшы база тудырылганын билгеләп үтте.
“Алда зур имтихан – Универсиада 2013”. Көрәшнең бу төре спорт ярышлары программасына кертелде, шуңа күрә без беренчелекне бирергә тиеш түгел” , - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Искәртеп үтик, августта Әстерхән шәһәрендә юниорлар арасында билбау көрәше буенча уздырылган Дөнья беренчелегендә татарстанлылар 5 медальга ия булды. Ә Чиләбедә узган Россия Чемпионатыннан якташларыбыз 17 медаль алып кайтты.
1- 12 октябрь көннәрендә Россия чемпионатының 11 финалисты Дөнья чемпионатына әзерлек үтәчәк. Әлеге ярышл 13-16 октябрьда Бишкек шәһәрендә уза.