Ярминкәләр дәвам итә

2011 елның 15 октябре, шимбә

15 октябрь көнне башкаланың тугыз базарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Ярминкәнең барышы белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты. Ул биредә бәяләр белән кызыксынды, килгән халык, сатучылар белән аралашты.

Гомумән алганда, ярминкәгә 603 машинага төяп, 33,9 миллион сумнан артык продукция китерелде. 648,1 тонна бәрәңге, 213,1 тонна яшелчә, 72,8 тонна ит ризыклары, 665,4 мең данә йомырка, 69,5 тонна он, 27 тонна карабодай ярмасы, 169,5 тонна шикәр комы сатуга чыгарылды.

Шуны да искәртик, халыкта төрле ит ризыклары, карабодай, йомырка, бәрәңге, сөт, сырга сорау зур булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International