Хәзерге көндә республика районнарында 917,6 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алган. Әлеге эшләр белән беррәттән, 2012 елгы чәчүлек сезонына да әзерлек бара. Барлыгы 1739,5 мең гектар җир мәйданы эшкәртелгән. Шуның 240,7 мең гектарында тирәнтен көпшәкләндерү алып барыла.
Балтач, Әтнә районнарында җир эшкәртү тулысынча башкарылган. Ә Сарман, Югары Ослан, Кукмара, Саба, Актаныш районнарында әлеге сан 90 процентны тәшкил итә.