Авыл кешесе өчен яңа базар ачылды... Интернетта

2011 елның 17 октябре, дүшәмбе

Авылларга барган саен җитештергән продукцияне сата алмыйбыз дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да белә. Моннан чыгу юлын табарга кирәк, дип шактый сөйләшүләр алып барылды. Ниһаять, авыл кешесенең баш авыртуына әйләнгән проблеманы чишәр юл тапканнар. Шушы көннәрдә шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эш­чәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен махсус сайт булдырылган. www.farmerstore.ru сайтына кереп, үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга яки кирәк булган техника, азык-төлекне сатып алырга, авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгъ­лүмати-белешмә хезмәте бүлеге мөдире Рөстәм Гарифуллин белдергәнчә, авылда үз эшен булдырган фермерларның кайберләре сатып алучылар белән уртак фикергә килә алмыйча җәфаланалар. Араларында килешүләр төземичә алданучылар да бар. Продукцияләрен сата алмаучы кешеләргә ярдәм итү максатыннан әлеге сайт барлыкка килгән дә инде. Үзеннән арткан продукциясе хакындагы мәгълүматны авыл кешесе әлеге сайтка куя ала.

Шушы көннәрдә генә эшли башласа да, сайтта ниләр генә тәкъдим итмиләр. Ит, кәҗә сөте, ашлык, җир эшкәртү җайланмалары... Рөстәм Зиннәтович әйтүенчә, сатып алучылар да бихисап.

Әлеге мәгълүмат үзәген булдырган вакытта министрлык районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белән сөйләшүләр алып барган. Аларга интернет белән эшли белмәүче фермерларга, шәхси хуҗалык тотучы кешеләргә сайтка ничек керергә, ничек итеп товарларны сатуга куеп буласын аңлатырга кушканнар. Ә менә интернет челтәрендә казына белүчеләр бик җиңел генә андагы мәгълүмат белән таныша, урнаштыра ала, диләр министрлыкта. Ләкин шунысы бар, белдерүне ялгыш кертәсең икән, аны алып куеп, төзәтеп булмый. Моның өчен сайт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сатып алырга теләгән товар хакында да игълан бирергә була, диләр мәгълүмати белешмә үзәгендә. Сату-алу белдерүләре бушлай урнаштырыла, моның өчен акча түләргә кирәк түгел.

Электрон сәүдә яңа гына эшли башласа да, популярлык казанган инде. Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, сайтка чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә кереп карый башлаган. Ульян өлкә­сеннән шалтыратып, сарык сатып алачакларын белдергәннәр. Буа фермерларының кайберләре белдерү аша санаулы көннәр эчендә товарларын сатып бетергәннәрен хәбәр иткән.

Шунысы бар, кайбер кешеләр сайтка белдерү урнаштырырга курка икән. Бөтен мәгълүмат кешегә тарала, белдерүне урнаштырмыйбыз, диючеләр дә юк түгел, диләр.

Сайт эшчәнлеге хакындагы тулырак мәгълүматны 221-77-37 (26, 27, 28, 38) телефоннары аша алырга була. E-mail: info@farmerstore.ru kazan.ikc@tatar.ru. Сайт адресы: www.farmerstore.ru.

ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International