Җиңүчеләр исемлеге октябрь ахырына билгеле булачак. Бәйгегә нәтиҗәне Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары - республиканың күренекле кешеләре ясый. Гадәттәгечә, Татфонбанк лауреатлары исеменә регион, регионара һәм Россиякүләм фән олимпиадаларында һәм интеллектуаль бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 укучы ия булачак.Алар ай саен 1000 сум күләмендә стипендия алачак. Балаларның уңышына үз өлешен керткән укытучыларга да кыйммәтле бүләкләр биреләчәк .