Аларга беренчел эшкәртү өчен замана җиһазлар алу мөмкинлеге бирелә. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. Замана таләпләренә туры килгән техника, шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышлы инновацион эшләнмәләр яшьләрне авылда калдыру өчен сәбәпче булачак.
Шул уңайдан гаилә фермалары программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә яшь фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү өчен замана җиһазларын алу һәм базарга әзер продукция белән чыгу мөмкинлеге бирелә.
2012 елда программа үсешенә РФ бюджетыннан 1,5 млрд. якын акча тотылачак. Бу акчалар гаилә тибындагы 150 яңа ферма төзелешенең 30 процентын капларга тиеш.
«Татар-информ»