2011 нче елның 27 октябрендә «Ашан» гипермаркетында республика товар җитештерүчеләренең продукциясен тәкъдим иткән күргәзмә булачак. Бирегә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сөт продуктлары, кош, бозау, дуңгыз ите, яшелчә, шулай ук шикәр комы алып киләчәк.
Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында «Культуралы үсемлекләрнең эклогик генетикасы» дип аталган яшь галимнәр мәктәбе ачылды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары М.Нуртдинов, институт директоры М.Таһиров һ.б. катнашты.
22 октябрьдә XVI республика “Көрәш” ярышының җиңүчеләре билгеле булды. Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылды. Әлеге уеннар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган иде.
Гомуми савым күләме буенча Әлки, Арча, Кукмара, Яшел Үзән һәм Балтач районы алда бара. Әлеге районнарда бер көнгә 186,4 -121,5 тонна сөт савылган.
Татарстан игенчеләре ике елга сузылган табигать сынауларын җиңеп, быел мул уңыш җыеп алуга иреште. Хәзер хуҗалыклар алдында иң зур проблема: ел дәвамында тир түгеп үстергән 5 миллион тоннадан артык ашлыкны, яшелчә, җиләк-җимешне әрәм-шәрәм итми ничек сакларга?
2011 нче елның 26–28 октябрендә Казанда XV Халыкара «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер. Поволжья» күргәзмәсе узачак. Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан Ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге һәм ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе оештыра.
2011 нче елның 20 нче октябренә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 1822,3 мең гектар мәйданда җир эшкәртелгән. Әлеге сан фаразланганның 92 процентын тәшкил итә. Шулай ук 256,6 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү алып барылган.
Уртача бер сыердан тәүлегенә 12,5 кг сөт савылган. Әлки районында савым бер сыерга 16,2 кг, Актанышта – 15,5, Сабада – 15,2 кг. тәшкил итә.
Бәйгегә агросәнәгать өлкәсенә караган районнар, холдинг компанияләре,акционер җәмгыятьләр, предприятия һәм оешмаларның җыелма командалары кертелә.