«АШАН» гипермаркетында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак

2011 елның 12 октябре, чәршәмбе

2011 нче елның 11 октябрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Шәүкәт Сөнгәтов катнашында республика товар җитештерүчеләренең продукциясен алга җибәрү буенча киңәшмә үтте. Чарага Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларыннан вәкилләр чакырылган иде.

Шәүкәт Сөнгәтов үз чыгышында Татарстанда җитештерелүче продукциянең күләмен арттыру максатыннан “Ашан” гипермаркетында күргәзмә оештыру кирәклеген белдерде. Биредә җирле авыл хуҗалыгы оешмалырының товарлары тәкъдим ителәчәк. Әлеге чара 27 нче октябрьдә булыр дип көтелә.

Республика җитештерүчеләре күргәзмәгә сөт продуктлары, кош, бозау, дуңгыз ите, яшелчә, шулай ук шикәр комы алып киләчәк.

Хәзерге көндә Татарстанның беничә авыл хуҗалыгы оешмасы “Ашан” сәүдә челтәре белән хезмәттәшлек итә. Шулардан ОАО «Ак Барс Холдинг», ОАО «ВАМИН – Татарстан»ны атарга була.

Искәрмә, «АШАН» гипермаркеты Казанда быелның 6 нчы октябрендә ачылды. Файдалану өчен мәйдан 9,3 мең кв метрны тәшкил итә. Гипермаркет үзе «Южный» сәүдә үзәгендә, Җиңү Проспекты , 91 адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International