Министр азык запасы, җитештерелгән продукцияне кайларга озату турында кызыксынды. Бүген әлеге оешма Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургка заказлар буенча продукция җибәрә. Берникадәр күләмдә итне Татарстан базарларына да чыгара.
Татарстанда узган тәүлектә 2981 тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 72,2 тоннага артык.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов аграр уку йортлары студентлары белән очрашты. Чарада министрны КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров озатып йөрде.
2012 нче елның 28 нче гыйнварында Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Валерий Кирюшин катнашында «Игенчелекне технологик модернизацияләү» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы Нурислам Хабипов һ.б. катнашты.
Кичә район Мәдәният сараенда 2011 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров катнашучыларны 2011 елда ирешелгән казанышлар белән таныштырды.
Видеоконференциядә Әстерхан, Белгород, Ростов, Тверь өлкәсе, Татарстан һәм Мордовия Республикаларының агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ААҖ «Россельхозбанк»ның Татарстан филиалы хезмәткәрләре белән очрашты.
Әлеге яңалыкның авторлары - Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бертуган Әсхәдуллиннар.
Хәзерге вакытта республика буенча 1143 звено эшли, аларда 3,2 меңгә якын эшче хезмәт куя. Барлыгы 849 ремонтлау пункты бар.