ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе 2011 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясады

2012 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе һәм Татар төбәкара ветеринария лабораториясе видеоконференция режимында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Киңәшмәдә  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкче урынбасары Алексей Саурин, ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы Нурислам Хабипов һ.б. катнашты.

Нурислам Хабипов катнашучылар алдында йомгаклау хисабы белән чыгыш ясады. “Дәүләт ветеринар күзәтчелеге өчен африка чумасын республика территориясенә кертмәү мөһим мәсьәләләр рәтендә тора”,- дип белдерде ул.   

Марат Әхмәтов ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе хезмәткәрләренә: “Авыл хуҗалыгында җавапсызлык булырга тиеш түгел”,- дип мөрәҗәгать итте. Ул әлеге хезмәтнең 2011 нче елга эшчәнлеген бәяләп, белгечләр тарафыннан зур эшләр башкарылганлыгын билгеләп үтте.

Шулай ук министр алар алдына төгәл бурычлар да куйды. Татарстаннан күрше төбәкләргә терлек һәм терлек продукциясе чыгарганда йогышлы авырулар, бигрәк тә, африка чумасы мәсьәләсендә күзәтчелекне һәм кисәтү эшләрен арттыруны сорады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International