РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник гаилә терлекчелек фермаларын оештыру программасы буенча видеоконференция үткәрде

2012 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Видеоконференциядә Әстерхан, Белгород, Ростов, Тверь өлкәсе, Татарстан һәм Мордовия Республикаларының агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашты.

Татарстанны киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Видеоконференция башында Елена Скрынник Россиядә дуңгызларның африка чумасы таралуга каршы көрәшне активлаштырырга чакырды.

Киңәшмә барышында крестьян хуҗалыклары базасында оешкан гаилә терлекчелек фермалары үсешенә нәтиҗәләр ясалды.

2009-2011 нче елларда программа кысаларында 470 ферма эшли башлаган, бу планлаштырганнан 170кә артык. Алар арасында 291 яңа төзелгән ферма, 179ы – реконструкцияләнгән. Әлеге фермаларның 385е – сөтчелекне, 85е- калган тармакларны үз эченә алган. Шулай ук программа нигезендә 73 эшкәртү предприятиясе сафка баскан.  

Шушы вакыт эчендә 1700гә якын яңа эш урыны барлыкка килгән. Россиянең 25 регионында әлеге программа уңышлы башкарыла.

Бу юнәлешне тагын да яхшырак үстерү максатыннан 2012-2014 нче еллларга исәпләнгән программа кысаларында федераль һәм республика бюджетыннан гаилә фермаларын үстерүдә ярдәм күрсәтеләчәк. 2013-2020 нче елларда әлеге программа дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

Киңәшмәдә Татарстан тәҗрибәсен мисалга китерделәр. Республикада гаилә фермасы төзү өчен 1 млн. сум күләмендә акча бүленәчәк. Әлеге ярдәмне алу өчен ферманың 50 процентын фермерга үз акчасы хисабына төзергә кирәк. Моннан тыш Татарстан җиһазлар бәясенең 50 процентын каплыячак.

Бүгенге көндә 58 регион программа чараларында катнашырга теләк белдергән. 26 субъект үз региональ программаларын эшләп тапшырган.

«Соңгы гаризалар бу атна ахырына кадәр кабул ителә»,- дип белдерде Елена Скрынник. Министр регионнарның агросәнәгать комплексы җитәкчеләрен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтына куелачак Татарстан проекты белән танышырга чакырды.

Киңәшмә ахырында уҗымнарның торышы, язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләре каралды. Исегезгә төшерәбез, Россиядә 16 млн. гектарда уҗым чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International