Марат Әхмәтов республиканың Буа районында булды

2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә район Мәдәният сараенда 2011 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров катнашучыларны 2011 елда ирешелгән казанышлар белән таныштырды.

Узган ел район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2961 миллион сумлык продукция җитештергән. Ашлыкның гомуми күләме 182,6 мең тонна (уңыш гектарыннан уртача 36 центнер чыккан) тәшкил иткән. Шикәр чөгендеренең уртача уңышы – 343 центнер, гомуми күләме - 280 тонна булган. Бер сыердан уртача 5342 килограмм сөт савып алынган. 15200 тонна ит әзерләнгән.

Алга таба Марат Әхмәтов буаларның корылыктан соңгы авыр елда сынауны уңышлы үтүләрен, җитештерүдә тотрыклылыкны тулысынча саклап калуларын билгеләп үтте. “Без елның-елында барлык тармакларда да алдынгылар рәтендә күрергә күнеккән районда бүген ким дигәндә 200 мең тонна ашлык җыеп алынырга тиеш”, - диде министр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук Буаны янә республиканың шикәр башкаласы итеп күрергә теләвен билгеләп үтте. Югары технологияле гаилә фермалары төзүдә тагын да зуррак активлык күрсәтергә чакырды.

Аннан сәхнәгә бер-бер артлы авыл хуҗалыгы алдынгылары күтәрелде, аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Эш сәфәре барышында министр Кайбыч авылында урнашкан «Авангард» агрофирмасында булды. Биредә ул машина-трактор паркында язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты. Шулай ук культиваторлар, чапкычлар һәм башка төр техника җитештерүче Буа машина төзелеш заводында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International