Марат Әхмәтов: «Авылга креатив һәм сәләтле кадрлар кирәк»

2012 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов аграр уку йортлары студентлары белән очрашты. Чарада министрны КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм  КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров озатып йөрде.

Көннең беренче яртысында Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институтында булды. Биредә ул уку классларын карады һәм студентлар белән очрашу уздырды. Очрашу барышында Марат Әхмәтов студентларның тулай торактагы тормышы, укулары, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Студентлар исә министрга үзләрен борчыган сорауларны бирде. Очрашу Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә дәвам итте.

Марат Әхмәтов чыгышында 2011 нче елда авыл хуҗалыгы тармагындагы яхшы күрсәткечләрне әйтеп узды. «Һава торышы шартлары да уңай булды, шулай ук корылыктан соң дәүләт ярдәм итте»,- дип белдерде ул. Исегезгә төшерәбез, узган ел республикада 5 млн тонна ашлык җыеп алынды.

Очрашу барышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе хакында да сүз кузгатылды. Министр фикеренчә, әлеге адым республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ача. «Шуңа күрә авылга креатив һәм сәләтле кадрлар кирәк», -дип ассызыклады ул.

Марат Әхмәтов агымдагы елда КДАУ һәм КДВМА студентларына 2000 сум, техникумнарга – 1000 сум, аспирантлар һәм яшь галимнәргә 5000 сум күләмендә махсус стипендияләр биреләчәге турында хәбәр итте.

Шулай ук килешү буенча агросәнгать комплексы оешмаларына җибәрелгән яшь белгечләргә 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк һәм ай саен 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Моның өчен авыл хуҗалыгы оешмасында 3 ел эшләргә кирәк булачак.

Шулай ук әңгәмә барышында дәүләттән бирелә торган ярдәм төрләре, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрү, җитештерү практикасы, гаилә фермаларын оештыру һәм башка сорауларга җавап бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International