Республикада язгы кыр эшләре өчен чәчү җайланмаларын, җир эшкәртү һәм җыю техникасын хәзерләү бара. Күп хуҗалыклар ремонтка көзге кыр эшләре тәмамлануга ук тотынды.
Хәзерге вакытта республика буенча 1143 звено эшли, аларда 3,2 меңгә якын эшче хезмәт куя. Барлыгы 849 ремонтлау пункты бар.
Республика хуҗалыкларында 2012 нче елның 1 нче мартына кадәр язгы кыр эшләре өчен авыл хуҗалыгы машиналарын хәзерләп бетерергә, 1 нче апрельгә исә тракторларны ремонтлау тәмамланырга тиеш.
2011 нче елда республика хуҗалыкларында 580 трактор, 226 ашлык җыю, 299 азык җыю техникасы алынган. Балтач, Саба, Мамадыш, Лениногорск, Нурлат, Биектау районнары паркларын актив рәвештә яңартып тора.
Язгы чәчү өчен механизаторлар 7 меңнән артык трактор хәзерләгән. Барлыгы 13 меңгә якын тракторны ремонтларга кирәк иде. Исегезгә төшерәбез, республикада 16 меңнән артык трактор бар, аларның гомуми хәзерлеге 64%ны тәшкил итә.
2012 нче елның 23 нче гыйнварына план буенча чәчү машиналарын ремонтлау 73%, культиваторларны хәзерләү 78 %ка башкарылган.
Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Кайбыч, Саба һәм Теләче районнарында ремонт эшләре яхшы темплар белән бара.